news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада “ВолгаЗдравЭкспо” ишекләрен ача

Күргәзмәдә инде икенче ел рәттән “BayernInternational” компаниясе Бавария предприятиеләренең коллектив экспозициясен тәкъдим итәргә җыена

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр “Казан ярминкәсе”ндә 14 нчы тапкыр “ВолгаЗдравЭкспо”халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Ул төбәктә зур әһәмияткә ия һәм популяр медицина күргәзмәләренең берсе санала. Аның медицина техникасы һәм җиһазлары, технологияләр һәм хезмәтләр, дару препаратлары һәм медицина инструментларының яңа эшләнмәләре белән танышу урыны буларак роле зур.

“Казан ярминкәсе”ннән җиткерүләренчә, быелгы күргәзмә экспозициясе медицина, лаборатория, диагностика җиһазлары, куллану материаллары, дизенфикция чаралары, медицинада мәгълүмат технологияләре һ.б. белән таныштырачак. Күргәзмәдә инде икенче ел рәттән “BayernInternational” компаниясе Бавария предприятиеләренең коллектив экспозициясен тәкъдим итәргә җыена. Казанның әйдәп баручы клиникалары үз стендларында авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның яңа ысулларын тәкъдим итәргә җыена. Күргәзмәгә килүчеләр табиблардан теге яки бу медицина хезмәтенең бәясе, конкрет проблема буенча кайсы белгечкә мөрәҗәгать итү, дәвалау үзенчәлекләре һәм гарантияләр турында мәгълүмат алачак. Ә иминият компанияләре шунда ук медицина имимнияте турында консультацияләр бирә.

Быелгы чараны “Казан ярминкәсе” ТР Сәламәтлек саклау минстрлыгы һәм Казан мэриясе белән берлектә оештыра. Бу юлы күргәзмәдә Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина тармагына кагылышлы белем бирү программаларына төп игътибар бирәчәк. Төрле юнәлештә хезмәт итүче табиблар өчен фәнни-гамәли конференцияләр, тематик семинарлар каралган.

“ВолгаЗдравЭкспо”ның эшлекле программасында төп урын “21 гасырның югары техноллогияләре: заманча алымнар һәм чишелешләр”, “Эндокринологиянең актуаль проблемалары” дигән конференцияләргә бирелә. Программага шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясе, “Онколог”, “Невролог”, “Кардиолог”, “Педиатр”, “Офтальмолог” көннәре кертелгән.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100