news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада татарстанлыларны аномаль эссе һава көтә

Татарстанда аномаль эссе һава торышы аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. 24-26 апрельдә республикада уртача тәүлеклек температура нормадан 9-12 градуска югарырак булыр дип көтелә. Һаваның максималь температурасы +27 градуска җитәргә мөмкин.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе төбәк халкын 14 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелүе турында кисәтә. Бу чорда учак ягу, коры үсемлекләр һәм чүп-чар яндыру, ут белән бәйле профилактик чаралар үткәрү катгый тыела.

news_right_1
news_right_2
news_bot