news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бу атнада татарстанлылар күбрәк ял итә

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручының 22 июньдәге Указы гамәлгә керә

 (Казан, 14 июль, “Татар-информ”). 17 июльдә Татарстанда мөселманнарның зур бәйрәме – Ураза гаетенең беренче көне билгеләнеп үтеләчәк.

Бу хакта ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның быел 22 июньдә чыккан 569 нчы номерлы Указында әйтелгәнчә, быел бәйрәм башлануы ай календаре һәм урнашкан традицияләр нигезендә 17 июль көненә туры килә.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган эш календаре нигезендә, 17 июль республикада эшләми торган бәйрәм көн булып тора. Шулай итеп, бу атнада татарстанлыларны 3 көнлек яллар көтә – 17 июльдән алып 19ына кадәр. Гает тә 3 көн үткәрелә. Ә 16 июльдә, пәнҗешәмбе, бәйрәм алды булганга, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Искәртеп үтик: югарыда әйтелгән Указда Корбан гаете көне дә тәгаенләнгән иде: 24 сентябрьдә - Корбан бәйрәме

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100