Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу атнада Татарстанда яшенле һәм яңгырлы тотрыксыз һава торышы көтелә
Ял көннәренә кадәр Татарстанда яңгырлы һәм яшенле тотрыксыз һава торышы урнашачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 30, 31 июль һәм 1 август көннәрендә республика көнбатыш циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысына дучар була. Күпчелек районнарда яңгыр көтелә, иртәгә көндез урыны белән көчле булуы фаразлана. Кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Төнлә һава температурасы +11..+17 градуска кадәр төшәчәк. 30 июльдә көндез +22.. +27 градуска кадәр, алдагы ике тәүлектә көндез +19..+24 градуска кадәр генә җылы була.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 2 һәм 3 августта, төбәк циклонның тыл өлешендә була. Урыны белән яңгыр, яшен һәм көчле җил фаразлана. Төнлә һава температурасы + 10.. +15 градуска кадәр төшә, көндез +19..+24 градуска кадәр күтәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз