news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада Татарстанда һава температурасы +23 градустан -2 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанның Гидрометеорология үзәге якындагы берничә көнгә һава торышын фаразлады. Синоптиклар сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикада +23°С җылы булуын, ә ял көннәрендә салкыннар көтелүе турында хәбәр итә.

Һава торышын өйрәнүче белгечләр сүзләренчә, сишәмбе, 26 апрельдә, Татарстан циклонның җылы секторында тотрыксыз һава массасында булачак. Төнлә бераз яңгыр яварга мөмкин, ләкин көндез һәм кичен яшенле яңгыр көтелә. Җилнең көче секундына 15-20 метр булыр дип фаразлана. Һава температурасының төнлә +5..+10 градус чамасы булачагы билгеле. Көндез +18..+23 градуска кадәр җылылык көтелә.

Чәршәмбе, 27 апрельдә, җылы тотрыксыз һава торышы сакланачак. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар да булырга мөмкин. Көчле җил саклана, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төньяк һава агымнары республика өстеннән пәнҗешәмбе көнне – 28 апрельдә узачак. Яңгыр яву һәм яшен булу ихтималы саклана. Ә менә көндез һава +9..+14 градустан артык җылынмаячак.

Фаразлар буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республикада һава торышы югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнлә температура -2.. +3 градуска кадәр була. Көндез термометрда терекөмеш баганаларының +8.. +13 билгесенә кадәр күтәрелүе фаразлана.

Моңа кадәр республиканың Гидрометеоүзәге Татарстан халкын яшенләр көтелүе һәм көчле җил турында кисәткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100