news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада Татарстанда -5 градуска кадәр суыклар көтелә

Бу атнада татарстанлыларны җылы һәм коры һава көтә. Иртәләрен кырау төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Гомумән алганда, Татарстан буенча 25 сентябрьдә аз болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава һәм туфрак температурасы 0..-5 градуска кадәр, кайбер районнарда 0..+3 градуска кадәр төшәчәк.

Иртәгә салкын һава торышы сакланачак, термометр баганалары +11..+16 градустан югары күрсәтмәячәк. Чәршәмбе көнне һава массасы җылына башлый, татарстанлыларны +15..+20 градуска кадәр җылыту көтә.

Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь төнендә, һава температурасы +1..+6 градус булачак, республиканың көньягында һәм көнчыгышында синоптиклар урыны белән -3 градуска кадәр суык вәгъдә итә. Көндез термометр баганалары +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Беренчел фаразлар буенча, атна ахырында, 27-29 сентябрьдә, җылы һава торышы сакланачак. Төнлә 5..+10 градус, көндез +17 градустан +22 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Температура фоны нормадан 3-5 градуска югары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100