Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу атнада Татарстанда +35 градуска кадәр аномаль эсселек көтелә
Көнбатыш антициклоны тәэсирендә бу атнада Татарстанда аномаль эссе һәм коры һава торышы урнаша. Татарстан Гидрометеорология үзәге шулай дип фаразлый.
Иртәгә, 4 июльдә, республиканың көнчыгышында районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак —анда китеп баручы атмосфера фронтының йогынтысы саклана әле. Төбәкнең калган территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Шул ук вакытта термометр баганалары 31 градустан эсседән югары күтәрелмәячәк.
Әмма чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 5 һәм 6 июльдә, көндезге сәгатьләрдә һава +27, +33 градуска кадәр кызачак. Төнлә эсселек кими — 12-18 градус җылы булыр дип фаразлана. Явым-төшем көтелми.
Алга таба, метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, атна ахырына кадәр Татарстан территориясендә көндезләрен +30дан +35 градуска кадәр эссе һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз.
Алданрак «Татар-информ» республикада корылык аркасында бу атнада гадәттән тыш хәл режимы кертелү мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Урманнарда янгын куркынычы гадәттән тыш югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Синоптиклар инде коры июль вәгъдә иткән иде, ул климатик нормадан бер градуска җылырак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз