news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булырга мөмкин

Синоптиклар якындагы биш көнгә фараз бирде.

Бу атнада Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булырга мөмкин

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада шимбә, 13 мартка кадәр һава торышын фаразлаган. Бу вакыт эчендә республикада температура -29 градуска кадәр төшәргә һәм кабат күтәрелергә өлгерәчәк.

Пәнҗешәмбе, 11 мартта, төнлә һәм иртән 20-25 градуска кадәр салкын булачак. Синоптиклар фаразлавынча, кайбер урыннарда -29 градус салкын булачак. Көндез бераз кар явачак. Температура -12... -17 градус булачак.

Җомга көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә температура -25 градус, көндез -7...-12 градус тәшкил итәчәк.

Алдан фаразлаулар буенча, шимбә көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә -15... -20, көндез температура -5...-10 градуска кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot