news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада Татарстанда 28 градус эссе була

Бу атнада Татарстанда 28 градус эссе була
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә моңарчы урнашкан эссе һәм коры һава торышы саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Синоптиклар шулай ук Россиянең Европа өлешенең зур территориясен биләгән киң антициклонга тәүлеклек температура тирбәлеше зур булу хас, дип игътибар итте. Тәүлекнең караңгы вакытында һава радиацион суыну сәбәпле урыны белән томан хасил була. Шул ук вакытта кичә, 8 сентябрьдә, республикада уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 4-6 градуска югары булды.

Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 10, 11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә була. Төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Иртәгә, 10 сентябрьдә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән, шул исәптән Казанда да, томан төшәргә мөмкин. Термометр баганалары төнлә +10..+17 градус һәм көндез +23..+28 градус күрсәтәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 13 һәм 14 сентябрьдә, республикада антициклональ һава торышы саклана. Явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы +20..+26 градус була.

Моңарчы ТР Гидрометеорология үзәге Татарстанга әбиләр чуагы килү турында хәбәр итте, аномаль җылылыкның сәбәпләрен аңлатты һәм кырау төшү ихтималы турында кисәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100