Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу атнада Татарстанда +11 градуска кадәр җылыта
Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы әкренләп үзгәрәчәк. ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары явым-төшемнәр һәм шактый җылытачагын фаразлый.
21 мартта Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән бераз җепшек кар булырга мөмкин, һава температурасы 0 дән +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән бераз яңгыр һәм 6-8 градуска кадәр җылытачак дип көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
22 мартта төнге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән җепшек кар белән бераз яңгыр көтелә, көндез җитди явым-төшем көтелми. Төнге температура 0 дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +4-9 градуска кадәр җылыначак.
23 мартта да яңгырлар көтелми. Төнлә минус 3 градуска кадәр суытачак, ә көндез термометр баганалары +6-11 градуска кадәр күтәреләчәк.
Республикада җылы һава торышы 24-26 март көннәрендә сакланачак. Уртача температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачак. Көндез синоптиклар +6-11 градуска кадәр җылытачак дип вәгъдә итәләр, төнлә дә уңай һава температурасы фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз