news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада Әстерханда Сабан туе була

Бу атнада Әстерханда Сабан туе була

Бу атнада Әстерханда Сабан туе була
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 13 майда Әстерханда Үзәк стадионда Сабан туе була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Милли бәйрәмне “Дуслык” татар милли мәдәнияте җәмгыяте оештыра.

Халык күңел ачулары программасында милли уеннар һәм ярышлар, көрәш, үзешчән коллективлар һәм Татарстаннан артистлар чыгышлары булачак. Шулай ук халык һөнәрчелеге товарлары һәм милли тәм-томнар сату-күргәзмәсе дә оештырыла? диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot