Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу атнада шимбә кыска эш көне була
Шимбә, 2 ноябрь, бәйрәм алды көне булмаса да, кыска эш көне санала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.
«Барлык эш бирүчеләрне хезмәт турындагы законның нечкәлекләренә һәм шимбә, 2 ноябрьдә, 30 апрель өчен эшләячәгебезгә игътибар итәргә чакырам», - диде ул.
Депутат билгеләп үткәнчә, 30 апрель 1 май алдыннан бәйрәм алды көне булырга тиеш иде. Әмма аны 2 ноябрьгә күчерделәр, шуңа күрә ул бәйрәм алды көне булмаса да кыска эш көне булып калды.
Халыклар бердәмлеге көне 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1612 елдагы вакыйгалар уңаеннан гамәлгә куелган, ул чагында Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән. Тарихи яктан ул XVII гасырда Россиядә Гаугалы заманның тәмамлануы белән бәйле.
«Барлык эш бирүчеләрне хезмәт турындагы законның нечкәлекләренә игътибар итәргә һәм 2 ноябрьдә хезмәткәрләрнең хокукларын яклауны тәэмин итәргә чакырам», - дип өстәде Нилов һәм Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының да позициясе шундый булуын билгеләп үтте.
Шимбә, 2 ноябрьне, ял көнен киләсе елдагы 30 апрельгә күчерү өчен эш көне иттеләр. Шул рәвешле, Халыклар бердәмлеге көнендә россиялеләр ике көн: якшәмбе, 3 ноябрьдә һәм дүшәмбе, 4 ноябрьдә ял итәчәк. Ә 2025 елда аларны 28 апрельдән 1 майга кадәр озын яллар көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз