news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада республикада +20 градуска кадәр җылыта

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк. Һава температурасы әкренләп күтәреләчәк, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

11 апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +1 дән -1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез синоптиклар +14-16 градус вәгъдә итәләр.

12 нче һәм 13 нче апрельдә Татарстанда төнге температура +3 тән -2 градуска кадәр фаразлана. Республиканың көнчыгышында -6 градуска кадәр салкынайта. Көндез термометр баганалары +14-20 градуска кадәр күтәреләчәк.

14 һәм 15 апрельдә республикада салкыннар көтелә. Көндезге температура +5-10 градустан артмаячак. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәя ала. Явым-төшем ихтималлыгы аз, дип җиткерә ТР Гидрометеорология үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100