news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада кулланучылар хокукларын яклау белгечләре базарларда, сәүдә үзәкләрендә кизүдә

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Европа Сыйфат атнасын һәм Бөтендөнья Сыйфат көнен шул рәвешле билгеләп үтә

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнада кулланучылар  хокуларын яклау белгечләре базарларда, сәүдә үзәкләрендә кизү тора. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Европа Сыйфат атнасын һәм Бөтендөнья Сыйфат көнен (12 ноябрь) шул рәвешле билгеләп үтә, диелә инспекциядән алынган хәбәрдә.   

Мондый  чаралар барышында   кулланучылар  белән аларның хокукларын яклаучылар арасы якыная. Һәр кулланучы кизү торучы белегечләрдән киңәшләр, килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны чишү юлларын белешә ала.  Шулай ук төрле уку йортларында Сыйфат атнасына багышланган очрашулар да планлаштырыла. 

Бүген Питрәчтәге  «Добреев»  сәүдә комплексында, Казанның Зорге урамындагы  «Олимп»  үзәгендә белгечләр киңәшләре белән ярдәм күрсәтергә өлгерде инде, диелә хәбәрдә. Иртәгә, 11ноябрь көнне, 1 нче номерлы Биектау урта мәктәбендә (9.00 сәг.), Казанның Декабристлар урамындагы түбәтәй формасындагы сәүдә үзәгендә (10.00) һәм Мәскәү базарында (12.30); 12 ноябрьдә республика башкаласының Оренбург трактындагы «Бәхетле» сәүдә комплексында, Журналистлар урамындагы «Витарус» базарында (10.00), тагын Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы урта мәктәбендә (9.00); 13 ноябрьдә Казандагы Восстание урамында урнашкан «Удача» сәүдә комплексында  Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләрен очратырга,  сыйфат мәсьәләсенә караган сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Шушы ук көнне Пенсия  фонды бинасында  пенсионерларлар  белгечләр белән очраша алачак (16.00).

  Бу өлкәдәге эшчәнлекләренә тукталып, Дәүләт алкоголь инспекциясе түбәндәге мәгълүматларны китерә.

Агымдагы елның 10 аенда инспекциянең Казан территориаль органының кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлегенә күрсәтелгән хезмәтнең яисә товарларның сыйфатыннан канәгатьсезлек белдереп 7200дән артык кулланучы мөрәҗәгать иткән. Шуларның 5600е сәүдә өлкәсенә, 1200е көнкүреш хезмәте күрсәтүгә, 300е торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, 41е элемтә һәм 60 мөрәҗәгать башка тармакларга карый. Тикшерелгән шикаятьләрнең 6500е кулланучы файдасына хәл ителгән. Сыйфатсыз  товар яки  күрсәтелгән хезмәт өчен 21 миллион сумнан  артык акча кулланучыга кире кайтарылган, 20 мең сумлык товар,  файдалану вакыты  чыгу сәбәпле, сатудан алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100