Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай остаханәләр уздырыла
Бу атнада Казанның яшьләр клубларында бушлай остаханәләр оештырыла. Яшь шәһәрлеләр өчен букчаларга рәсем төшерү, беләзекләр җыю, шәм ясау, өстәл уеннары турниры һәм бию буенча остаханәләр әзерләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген «Звездный» скверында дуслык беләзеген җыярга чакыралар, башлана 16:00 сәгатьтә. Заманча бию өйрәнергә «Лазер» яшүсмерләр клубында (3 нче Кленовая ур., 23а) 18:00 дә көтәләр.
Пәнҗешәмбе, 23 июльдә, 15:00 тә бизәлеш шәме ясау буенча остаханә оештыралар. Ул «Романтик» клубында (Химиклар ур., 35) узачак. Өстәл уеннары кичәсе «Кояш Нуры» яшьләр клубында (Зәкиев ур., 25а) 17:00 сәгатьтә башлана.
Җомга көнне, 24 июльдә, 16:00 да «Черек күл» паркында йога белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. 18:00 дә вокал буенча дәрескә чакыралар. Ул «Лазер» яшүсмерләр клубында (3 нче Кленовая ур., 23а) үткәрелә.
Якшәмбе көнне, 26 июльдә 16:00 сәгатьтә каратэ буенча мастер-класс күрсәтәләр. Яшь спортчыларны «Кояш Нуры» яшьләр клубында (Зәкиев ур., 25а) көтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми порталы бар, анда шәһәрнең яшүсмерләр клублары һәм аларда оештырыла торган чаралар турында мәгълүмат табарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз