news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада Казанның җәмәгать транспортында пассажирлар агымын тикшерү башлана

Универсиада алдыннан Казанда халыкара студентлар спорты ярышларында катнашучылар, кунаклар, шәһәр халкының хәрәкәтен күздә тоткан логистик схема эшләргә кирәк булачак

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Башкаланың җәмәгать транспортында бу атнада пассажирларны кондукторлар гына түгел, талон өләшүче хисапчылар да каршылаячак. Чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә Казанның җәмәгать транспортында пассажирлар агымын җентекле тикшерү эшләре башлана. Тикшерүләр 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек белән бәйле. Аның үзенчәлекләре һәм максатлары хакында бүген журналистларга Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков сөйләде.

Айдар Абделхаков аңлатуынча, 2013 елда Универсиаданы кабул итәчәк Казан өчен гамәлдәге пассажирлар агымын өйрәнү бик мөһим. “Универсиада алдыннан Казанда халыкара студентлар спорты ярышларында катнашучылар, кунаклар, шәһәр халкының хәрәкәтен күздә тоткан логистик схема эшләргә кирәк. Ул үз эченә барлык автобус, трамвай, троллейбус, метрополитенның, спортчыларны һ.б. ташу өчен бирелгән автобусларның хәрәкәт расписаниесен эченә алырга тиеш. Схема Универсиаданың беренче көненнән алып кунаклар киткәнчегә кадәр вакытны эченә ала һәм һәр автобусның Казан урамында 15 минутлык ара белән хәрәкәт итүен күздә тотарга тиеш. Бу- ФИСУ таләбе. Шушы эшне башкару өчен шәһәрдә гамәлдәге пассажирлар агымын киләчәккә фаразларны күздә тотып өйрәнү ихтыяҗы килеп туды”, -ди Айдар Абделхаков.

Бу эш Санкт-Петербургның Транспорт инфраструктурасын үстерү институты белән берлектә башкарылачак. Аны РФ Транспорт министрлыгы тәкъдим иткән. Нәкъ менә Санкт-Петербург институты 2014 елгы Сочи Олимпиадасы өчен дә логистик схема эшләү белән шөгыльләнә. Өстәвенә, Казанда бүген гамәлдә булган маршрут челтәре дә аның белән эшләнгән иде. Быелгы тикшеренүләр барышында тупланган мәгълүматлар эшкәртү өчен Санкт-Петербургның Транспорт инфраструктурасын үстерү институтына җибәрелә. Аның нәтиҗәләре, 2012 елга башкалада яңа маршрут челтәрен әзерләү өчен дә нигез булып торачак.

Казанда пассажирлар агымын өйрәнүдә бу тәүге тикшерүләр түгел. 2006 елда шундый тикшерүләр уздырылып, аның нәтиҗәсендә 2007 елда гамәлгә кергән маршрут схемасы эшләнде. Ул Җиңү Проспекты, Кәҗә Бистәсе метро станцияләрен сафка бастыруны, трамвай юлларын Ленин дамбасыннан Киров дамбасына күчерүне дә исәпкә алган иде. Хәзер үткәрелә торганында да пассажирлар агымы сафка басачак яңа спорт объектларына нисбәттә карала. Мәсәлән, Чистай урамында 45 мең кешелек стадион ачылгач, ул юнәлешкә маршрут челтәрен эшләгәндә 45 мең кешене ташу ихтыяҗы күздә тотылачак.

Быелгы тикшерүләр үткәненнән тирәнлеге һәм масштаблыгы буенча аерылып торачак. Моннан 3 ел элек Казанда пассажирлар агымын тикшерү анкета ысулы белән уздырылса, бу юлы талон ысулына өстенлек бирелә. Ягъни җәмәгать транспортында һәр пассажирга үзләре кергән тукталыш, станция исеме белән талон өләшенәчәк. Транспорттан төшкәндә бу талоннар җыеп алына һәм алар чыккан тукталыш исеме язылган конвертта туплана. Айдар Абделхаков аңлатканча, бердән, бу талоннар ярдәмендә пассажирлар агымының сан ягыннан күрсәткече алына, икенчедән, маршрутта пассажирларның алмашынуы, халыкның теге яки бу маршрут эчендә хәрәкәте аныклана. Талон өләшү һәм җыю белән махсус әзерлекле хисапчылар шөгыльләнәчәк. Алар, нигездә, башкаланың транспорт предприятиеләренең җаваплы хезмәткәрләре. Аларга ярдәмгә автотранспорт техникумы студентлары да киләчәк. Тикшерүләр үткәрү өчен шундый 5,5 мең хисапчы әзерләнгән. Алар алмашып, 8 төркемдә эшләячәк. Һәр төркемдә уртача 65-75 кеше булачак. Алар көн саен шәһәр маршрутына чыгып, көненә уртача 8-10 маршрутны тикшерәчәк. Тикшерү эш көннәрендә генә һәм иртәнге 7 дән кичке 9 га кадәр уздырыла. Хәрәкәт аралыгы 8 минуттан кимрәк маршрутларда учетчиклар автобус аралаш тикшерү уздыра. Хәрәкәт интервалы 8 минуттан артыграк булган һәм хезмәт күрсәтә торган автобуслар саны 10 нан азрак булган маршрутларда пассажирлар агымы һәр автобуста тикшереләчәк. 30 млн. данә талон инде әзерләнеп, чәршәмбе көнне хисапчыларга тапшырылачак. Тикшерү эшләренә 4,5-5 млн. сум чыгымнар китә.

2006 елда тикшеренүләр уздыру өчен 2 көн вакыт китсә, бу юлы алар ике атнага-25 декабрьгә кадәр сузылыр дип көтелә. “Метроэлектротранс” үз өлкәсендә моны 5 эш көнендә тәмаvларга ышандыра, ә автобусларда ул 10 эш көнен алачак. Башкаланың транспорт комитеты бу башлангычны хуплап, шәһәр халкын анда актив катнашырга чакыра.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100