news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада казанлылар сәүдә үзәкләрендә бушлай флюорография уза ала

Бу атнада Казан халкы бушлай флюорография уза ала. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күчмә рентген җайланмалары урнашачак урыннар:

25 март көнне 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Тандем» сәүдә үзәгендә (Ибраһимов ур., 56);
26 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Kazan mall» сәүдә үзәгендә (Павлюхин ур., 91);
27 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Горки парк» сәүдә үзәгендә (Зорге ур., 11б).

Тикшерү узарга теләүчеләрнең үзләре белән паспорты һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot