news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада казанлылар бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧка тест бирә ала

Иртәгә, 26 июльдә, Казанда ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест үткәреләчәк. Табиблар Горький исемендәге паркта, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында дежур торачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Акция 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак. Теләүчеләргә урында социаль хезмәткәр консультация бирәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Мондый акцияләр июль азагына кадәр ТР башкаласының ике мәйданчыгында планлаштырылган. Проект Татарстанның гражданлык җәмгыятен үстерү өчен гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Чаралар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot