Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу атнада Казанга “Төрквидение” халыкара конкурсында катнашучылар килә башлый
“Евровидение” конкурсының төрки төрдәше ярымфиналы һәм финалы Казанда 19 һәм 21 ноябрьдә уздырыла
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрьдә "Turkvision-2014" ("Төрквидение") II Халыкара төрки дөнья телевизион җыр конкурсының беренче катнашучылары килә.
Искәртеп узабыз: “Казан – төрки дөнья мәдәни башкаласы-2014" программасы кысаларында, “Евровидение” конкурсының төрки төрдәше ярымфиналы һәм финалы Казанда 19 һәм 21 ноябрьдә уздырыла. Казанга фестивальгә 250 дән артык кунак чакырылган.
“Мәйдан” музыкаль телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин белдергәнчә, иртән 17 ноябрьдә җирәбә салалар, аның буенча һәр катнашучы чыгыш ясый торган номерын беләчәк. “Төрквидение” фестивалендә җиңү өчен 24 кеше көрәшәчәк, аларның 1се – Казаннан.
19 ноябрьдә фестивальнең ярымфиналында 12 ил вәкиле сайлап алына. 21 ноябрьдә фестивальнең финалы Гран-при иясен, җиңүчеләрне ачыклаячак. Ярымфиналны һәм финалны Европа каналларын да кертеп, 38 дөньяви телеканал күрсәтәчәк.
Казанда “Төрквидение” фестивале финалына билетлар 200-800 сумнан сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз