news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Бу атнада Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Фото: © «Татар-информ»

Бу ялларда Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр халкына азык-төлек продукциясен социаль бәяләр буенча тәкъдим итәчәкләр. Ассортиментта ит продуктлары, яшелчә һәм ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярминкәләргә кадәр һәм аннан соң мәйданчыкларның торышын контрольдә тотуыгызны сорыйм, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк. Шәһәр халкына – арзан һәм сыйфатлы продукция, ә авыл кешеләренә яхшы керем телибез», – диде мэр Илсур Метшин.

Ярминкәләрдә бәяләр ваклап сатудан уртача 15% ка түбәнрәк булачак.

Атна саен сәүдә шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында узачак. Ярминкәгә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр барырга мөмкин. Үз продукциясен Татарстан Республикасының 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексының 19 оешмасы тәкъдим итәчәк. Ярминкә узачак мәйданчыклар исемлеге белән әлеге сылтама аша үтеп танышып була.

news_right_1
news_right_2
news_bot