Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу атнада Казанда Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясенең унберенче утырышы узачак
Сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу, аларның килешүләргә нигезләнгән хокукый нигезе, кайбер чикләүләрне бетерү - фикер алышуларның төп темалары булачак
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). 3- 4 март көннәрендә Казанда Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясенең унберенче утырышы узачак. Анда Россия делегациясен РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Игор Сечин, Төркия делегациясен әлеге илнең энергетика һәм табигый байлыклар министры Танер Йылдыз җитәкләячәк.
Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясенең унберенче утырышында ике ил арасында икътисади-сәүдә багланышларын үстерү мәсәләләре каралачак, дип хәбәр итәләр ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан. Сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу, аларның килешүләргә нигезләнгән хокукый нигезе, кайбер чикләүләрне бетерү фикер алышуларның төп темалары булачак.
Комиссия кысаларында эшләүче эшче төркемнәр ике көн дәвамында энергетика, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, туризм, таможня өлкәләрендә хезмәттәшлеккә кагылышлы сөйләшүләр алып барачак. Аның нәтиҗәләре Хөкүмәтара комиссия утырышының йомгаклау беркетмәсендә урын алачак.
Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясенең унберенче утырышын ачу тантанасы һәм аның пленар өлеше 4 мартка билгеләнгән.
Россия таможня статистикасыннан күренгәнчә, 2009 елда Россия белән Төркия арасында сәүдә әйләнеше күләме 1,7 тапкырга кимеп, 19,6 млрд. доллар тәшкил иткән. Россия Төркиянең тышкы сәүдә партнерлары булган илләр арасында икенче урында бара. Илебезнең Төркиянең тышкы сәүдә әйләнешендәге чагыштырма авырлыгы 9,3 процент тәшкил итә. Төркия исә, үз чиратында, Россиянең тышкы сәүдә партнерлары арасында 7 нче урын били. Аның Россиянең тышкы сәүдә әйләнеше күләмендәге өлеше 4 процент.
Энергетика өлкәсендәге интенсив хезмәттәшлек бу ике илнең икътисади-сәүдә багланышларында аеруча зур урын алып тора. Икътисади-сәүдә багланышларында динамик үсеш алган икенче юнәлеш – инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлеккә карый. Күптән түгел генә Россия инвестицияләре хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге кече һәм урта предприятиеләрнең устав капиталларына юнәлдерелгән булса, хәзер Төркия белән инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекнең юнәлешләре киңәйгән. Ул бүген мобиль элемтә, ягулык-энергетика һәм кара металлургия өлкәләрен дә колачлый.
Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясе 1992 елда ике яклы хезмәттәшлекне үстерү һәм координацияләү максатыннан төзелгән иде. 2009 елның июненнән Россия ягыннан аны РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Игорь Сечин, Төркия ягыннан – 2009 елның маеннан бирле энергетика һәм табигый байлыклар министры Танер Йылдыз җитәкли. Комиссия кысаларында сәүдә һәм хокукый базаны камилләштерү, энергетика, транспорт һәм транспорт төзелеше, сәнәгать, югары технологияләр, кече һәм урта эшмәкәрлек, туризм, төбәкара хезмәттәшлек һ.б. буенча уртак эшче төркемнәр эшли.
Комиссиянең унынчы утырышы узган елның 5-6 май көннәрендә Анкара шәһәрендә үткән иде. Аның йомгаклары буенча нефть һәм газ, атом энергетикасы өлкәләрендә хезмәттәшлеккә кагылышлы хөкүмәтара Беркетмәләр имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз