news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада Казанда парк һәм скверлардагы чыршыларда утлар кабыначак

Бу атнада Казанда парк һәм скверлардагы чыршыларда утлар кабыначак
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның 28 паркы һәм скверында 106 чара узачак. Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе башлыгы Айгөл Латыйпова эшлекле дүшәмбедә шулай дип белдерде. Чыршылар 17 киңлектә ачыла, барлыгы 23 паркны бизәгәннәр.

«Бу бик гади» программасының концепциясе җылылык, туганнарың белән якынлыкның иң мөһиме булуын искәртә. Яңа елның озын марафонында һәркемнең бераз тын алу мөмкинлеге булырга тиеш. Парклардагы кышкы программа шуңа юнәлдереләчәк», - дип искәртте Латыйпова.

Инде бу атнада ук Казан парклары һәм скверларында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында чыршыларда утлар кабына башлаячак, шәһәр халкын шулай ук театральләштерелгән тамашалар көтә.

21 декабрьдә Тынычлык урамындагы, «Салават күпере» торак комплексы янындагы паркларда чыршылар ачыла. 22 декабрьдә «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркта, 23 декабрьдә «Калейдоскоп», «Крылья Советов», «Континент» паркларында һәм Фучик урамындагы бульварда бәйрәм планлаштырылган.

24 декабрьдә казанлыларны Горький исемендәге паркта һәм Каенлыкта, Татарстанда төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында, 25 декабрьдә Серов урамындагы бульварда һәм «Ак чәчәкләр» бульварында көтәләр. 26 декабрьдә «Весна» торак комплексы янында һәм Балыкчы бакчасында чыршы ачыла.

Моннан тыш, 21 декабрьдә Казан елгасы буенда эко-чыршы ачыла, ә «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршыда утлар 24 декабрьдә кабыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot