Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу атнада Казанда көчле салкыннар көтелми
Бу атнада Татарстан башкаласында Хач ману (Крещение) суыклары көтелми. Аның урынына атнаның икенче яртысында Казанда сизелерлек җылыта, уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, 19 гыйнварда көндез Казанда -6 градус, пәнҗешәмбегә каршы төндә -11 градуска кадәр салкын көтелә. Шулай итеп, Казанда уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 3-4 градуска югары була. Җомга көнне дә көн җылыту дәвам итәчәк, көндез шәһәрдә -4 градус көтелә», - диде метеоролог.
КФУ вәкиле сүзләренчә, атна башында, Казанда уртача салкыннар күзәтелә, уртача тәүлеклек температура климат нормасына якын, явым-төшем юк. Әмма атнаның икенче яртысында һава торышы үзгәрәчәк.
«Безгә Атлантикадан циклон килә, Мәскәүдә бу атнада һава температурасы +5 градуска кадәр күтәрелә. Әлегә безгә бу циклон йогынтысына эләкмибез, әмма атнаның икенче яртысында без аның йогынтысына эләгәчәкбез», - дип өстәде Переведенцев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз