news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада Казанда III Төрки яшьләр фестивале узачак

Программада – яшьләр проектларын презентацияләү, очрашулар, экскурсияләр.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 12-17 сентябрь көннәрендә Боровое Матюшино бистәсендәге «Идел» яшьләр үзәгендә III Төрки яшьләр фестивале үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Фәннәр Академиясе матбугат хезмәте. Фестивальгә Россия һәм чит илләрдән төрки милләттәге 60лап катнашучы киләчәк.

Фестиваль Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәтендә, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу мөмкинлеге тудыру максаты белән оештырыла. Биредә шулай төрки яшьләр оешмалары проблемалары да күтәреләчәк.

Программада яшьләр проектларын презентацияләү һәм күңелле очрашулар, мәдәни программа, экскурсияләр каралган. Оештыручылар сүзләренчә, 1992 елда Казан янәшәсендә үткән төрки яшьләр корылтаен Төрки яшьләр фестиваленең башлангычы итеп санарга  була. Бездә башлангыч алган корылтай исә хәзер төрки илләр мәйданнарына күчкән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100