news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада Казан мәктәпләрендә 19 мең укучыга соңгы кыңгырау чыңлаячак

Атна дәвамында Татарстан башкаласының барлык мәктәпләрендә уку елы тәмамланачак. Соңгы кыңгыраулар 19 меңгә якын укучы өчен чыңлаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.

«166 мең бала укуларын тәмамлый. Бу атнада шәһәрнең барлык мәктәпләрендә 9 һәм 11 сыйныфларда укучы 19 меңгә якын укучыга соңгы кыңгырау чыңлаячак», – дип билгеләп үтте Ризванов.

Барлык чыгарылыш укучыларын, докладчы сүзләренчә, йомгаклау имтиханнары көтә. Аларга әзерлек системалы оештыру эшен таләп итә.

«Бердәм дәүләт имтиханнарының (ЕГЭ) 25 пункты, төп дәүләт имтиханнарының (ОГЭ) 53 пункты, шулай ук дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүгә тугыз пункт әзерләнгән. Моннан тыш, 82 пункт өй шартларында оештырылган. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәргәндә процедураның объективлыгына һәм процесста катнашучыларның иминлегенә аерым игътибар бирелә», – дип белдерде докладчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot