news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада Казан ишегалларында һәм паркларда бушлай спорт чаралары уза

Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты кысаларында ачык һавада бушлай спорт күнегүләренең яңа атналыгы башланып китә. Шәһәр халкына зумба-фитнес, пилатес, кундалини йогасы, төньяк йөреш, цигун гимнастикасы, гомуми физик әзерлек, көч күнегүләре һәм башка бик күп юнәлешләр тәкъдим ителә. Саф һавада узачак чаралар җәйге көннәрне файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.

4 августта кичке вакытта Горки-Әмәт урманы спорт үзәгенә әйләнәчәк: биредә 18:30 да сальсатион фитнес, ә 19:00 да цигун гимнастикасы башлана.

Атнаның уртасы да зур спорт агымы белән каршы алачак. Чәршәмбе көнне иртәнге сәгать 6:00 да күнегүләр берьюлы өч урында оештырыла: «Ярдәм» бульварында һәм Дәрвишләр бистәсендә хатха-йога һәм «Весна» торак комплексында FYSM йогасы белән шөгыльләнергә була. Алга таба исә «Арт Сити»да 7:30 да һәм Кабан күле яр буенда 8:00 дә цигун гимнастикасына кушылырга мөмкин, шул ук вакытта Горки-Әмәт урманында зумба голд булачак. Аннары 10:00 да шушы паркта халык төньяк йөрешкә чыга. Кичен чаралар тагын да күбәя: 18:30 да «Комсомолец» паркында цигун, Яңа Царицынода гомуми физик әзерлек, ә Җиңү паркында зумба-фитнес көтелә. Соңрак, 18:40 та казанлыларны «Черек күл» паркына һәръяклап чыныгу күнегүләренә чакыралар. Көнне 19:00 да «Мой Ритм» торак комплексында – инсайд флоу йога, 19:30 да «Лето» торак районында – зумба һәм «Салават Күпере» торак комплексындагы паркта көч күнегүләре йомгаклаячак.

Пәнҗешәмбе көнне дә спорт сөючеләре өчен кызыклы программа әзерләнгән. Иртәнге 6:00 сәгатьтә «Ак Чәчәкләр» бульварында хатха-йога, ә 8:00 дә «Дубрава» паркында төньяк йөреш башлана. Кич 18:30 да «Ярдәм» бульвары белән «Әкияти урман» торак комплексында зумба-фитнес көтелә. Соңрак, 19:00 да Урицкий паркында арканы ныгыту буенча махсус күнегүләр, ә Дәрвишләрдә инсайд флоу йогасы узачак. «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкка да 19:30 да зумба-фитнеска кушылырга була.

Җомга көнне иртәнге 6:00 да «Светлая Долина» торак комплексында сузылу буенча күнегүләр, ә 6:30 да «Яңа Горки»да хатха-йога көтелә. Кичен 17:15 тә «Наратлык» паркында зумба-фитнес оештырыла.

Шимбә көнне спорт сөючеләрне «УРАМ» экстрим-паркында 8:30 да хатха-йогага һәм 12:00 дә Горки-Әмәт урманында арканы ныгыту күнегүләренә чакыралар.

Спорт чаралары атналыгы якшәмбе көнне 9:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында узачак сулыш гимнастикасы белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot