news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бу атнада Казан “Евромани-2009” II Халыкара инвестиция форумын кабул итә
Делегатларның төп игътибары төбәкләр үсеше үзенчәлекләренә, инвестиция проектларын финанслауның нәтиҗәле мехъанизмнарына биреләчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Бу атнада Казан тагын бер халыкара чараны кабул итәчәк. Татарстан башкаласында 14 октябрьдә “Евромани – Казан 2009” II Халыкара инвестиция форумы ачыла. “Euromoney Conferences” яклавында уздырылучы бу чара инвестиция һәм инновация өлкәләрендә хезмәттәшлек стратегиясе, хакимият белән бизнесның глобаль икътисад шартларында хезмәттәшлеге хакында фикерләшү мәйданы буларак уйланылган. Аның максаты – дөнья җәмәгатьчелеген Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән якыннан таныштыру, республикага перспективалы проектларын гамәлгә ашыру өчен потенциаль инвесторлар җәлеп итүгә юл ачу.
ТР Икътисад министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел “Евромани-Казан 2009” форумында катнашучыларның төп игътибары глобаль икътисади тотрыксызлык йогынтысы таралу шартларында төбәкләр үсеше үзенчәлекләренә, инвестиция проектларын финанслауның нәтиҗәле механизмнарына, финанс ресурсларын җәлеп итүнең традицион һәм альтернатив инструментларына биреләчәк. Форум эшендә Россия һәм чит илләрдән 500 дән артык делегат катнашыр дип көтелә. Алар - икътисадның реаль секторында эшләүче предприятиеләр, инвестиция, иминият, идарә компанияләре, әйдәп баручы банк структуралары, финанс институтлары, шулай ук Россия һәм халыкара эксперт агентлыклары вәкилләре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot