Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу атнада һава басымы күтәрелүне кайбер кешеләр авыр кичерәчәк — КФУ доценты
21 ноябрьдә атмосфера басымы кисәк төшеп, терекөмеш баганасының 722 мм тәшкил иткән, бу ел дәвамында иң түбән күрсәткеч булган.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу атнада пәнҗешәмбедән җомгага кадәр атмосфера басымы күтәрелүне һава торышына аеруча сизгер булган кешеләр сизәчәк.
Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.
Ул, шулай ук, ноябрьнең, кояш нурлары аз булып, явым-төшем күп булганлыктан һәм һава басымы кисәк уйнаганлыктан, депрессив ай булганын билгеләп узды.
«Кәефе һава торышына бәйле кешеләр атмосфера басымының кисәк я менүе, я төшүен үз халәтләрендә бик тойды. 21 ноябрьдә атмосфера басымы кисәк төште: терекөмеш баганасының 722 мм тәшкил итеп, ел дәвамында бу иң түбән күрсәткеч булды. Мондый күрсәткеч дүрт ел элек күзәтелгән иде», — диде.
Тимур Әүһәдиев сүзләренчә, ноябрь кояш нурларына бик саран булып, айлык норманың өчтән берен генә алганыбызны әйтте. Айлык норма 35 сәгать булганда, кояш нурларын 12, 9 сәгать кенә сирпегән.
Ноябрьдә явым-төшем буенча айлык норма ике тапкыр арттырып үтәлгән. «Беренче ун көнендә үк айлык норма яуды. 29 ноябрьдә Казанда 33 мм явым-төшем яуган, бу метеокүзәтүләр тарихында иң югары күрсәткеч», — диде КФУ доценты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз