news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада һава басымы күтәрелүне кайбер кешеләр авыр кичерәчәк — КФУ доценты

21 ноябрьдә атмосфера басымы кисәк төшеп, терекөмеш баганасының 722 мм тәшкил иткән, бу ел дәвамында иң түбән күрсәткеч булган.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу атнада пәнҗешәмбедән җомгага кадәр атмосфера басымы күтәрелүне һава торышына аеруча сизгер булган кешеләр сизәчәк.

Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

Ул, шулай ук, ноябрьнең, кояш нурлары аз булып, явым-төшем күп булганлыктан һәм һава басымы кисәк уйнаганлыктан, депрессив ай булганын билгеләп узды.

«Кәефе һава торышына бәйле кешеләр атмосфера басымының кисәк я менүе, я төшүен үз халәтләрендә бик тойды. 21 ноябрьдә атмосфера басымы кисәк төште: терекөмеш баганасының 722 мм тәшкил итеп, ел дәвамында бу иң түбән күрсәткеч булды. Мондый күрсәткеч дүрт ел элек күзәтелгән иде», — диде.

Тимур Әүһәдиев сүзләренчә, ноябрь кояш нурларына бик саран булып, айлык норманың өчтән берен генә алганыбызны әйтте. Айлык норма 35 сәгать булганда, кояш нурларын 12, 9 сәгать кенә сирпегән.

Ноябрьдә явым-төшем буенча айлык норма ике тапкыр арттырып үтәлгән. «Беренче ун көнендә үк айлык норма яуды. 29 ноябрьдә Казанда 33 мм явым-төшем яуган, бу метеокүзәтүләр тарихында иң югары күрсәткеч», — диде КФУ доценты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100