Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу атнада 84 нче җиңел атлетика этафетасы уза
Чәршәмбе көнне, 22 апрельдә, Казан шәһәрендә 84 нче җиңел атлетика эстафетасы оештырыла. Быел йөгерү маршруты Кремль яр буеннан – «Елмай» балалар паркыннан Миллениум күперенә кадәр 2,8 километрлы мәйданда уза. Спорт чарасында 600дән артык кеше катнашачак, дип көтелә.
Йөгерештә Казан мәктәпләренең, көллиятләренең, югары уку йортларының, шәһәр предприятиеләренең һәм оешмаларының иң кыю һәм тиз спортчылары катнаша. Ветераннар да калышмый, алар өчен аерым узыш оештырыла.
Казанның профессиональ клубларыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар йөгерәчәк. Акция барышында җыелган барлык керемнәр «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмага күчереләчәк.
Эстафетаны Казанның Физик культура һәм спорт комитеты оештыра.
Исегезгә төшерәбез, узган елда җиңел атлетика эстафетасы Дәрвишләр бистәсендә узды. 500дән артык йөгерүче Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараеннан алып Совет, Правда, Начальная, Халезов урамнарын үтте.
Җиңел атлетика эстафетасы 84 ел рәттән уздырыла һәм профессиональ спортчыларны гына түгел, ә спорт сөюче барлык шәһәрлеләребезне берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз