news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атна башында Татарстанда салкын булачак

Татарстанда салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 18 апрельдә, Республикада көндез аязучан болытлы һава көтелә. Көндезге сәгатьләрдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез 6...11 градус җылы булачак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 19 апрельдә, Татарстанда элеккечә болытлы булачак. Кар, яңгыр явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Һава температурасы төнлә -2..+3 градус, көндез +6...+11 градус булачак.

Чәршәмбе, 20 апрельдә, Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кар, яңгыр явачак. Температура төнге сәгатьләрдә 1...6 градус, көндезге сәгатьләрдә 8...13 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot