news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу айда торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен 16 ноябрьгә кадәр түләргә мөмкин

Россиялеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен октябрь өчен 16 ноябрьгә кадәр түли алачак. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте.

1 марттан Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы вакытын һәр айның 10 нчы көненнән 15 нче көненә күчерделәр. Әмма быел 15 ноябрь якшәмбегә туры килә, шуңа күрә срок автомат рәвештә якындагы эш көненә – дүшәмбегә, 16 ноябрьгә күчерелә.

Колунов аңлатканча, түләү вакытын үзгәртү 10 нчы, 12 нче яки 15 нче число хезмәт хакы алучы пенсионерлар һәм гражданнар өчен исәп-хисапларны гадиләштерергә тиеш. Хәзер алар хисапка акча кергәннән соң коммуналь хезмәтләр өчен түли алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot