news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БТК БКның Татарстан буенча җирле бүлекләре, даими комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәсе була

“Казан” милли мәдәният үзәгендә БТК БКның киңәйтелгән утырышында 2 көнлек чараларга нәтиҗә ясала

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү максатында оештырган 2 көнлек чараларны дәвам иттереп, бүген, аерым-аерым, БТК БКның Татарстан буенча җирле бүлекләре һәм даими комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәләре үткәреләчәк.

Әйтик, чаралар программасы проектында каралганча, татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы комиссиясе утырышы ТР Мәдәният министрлыгында була, анда башкарган эшләр, киләчәккә планнар буенча  төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева чыгар дип көтелә. ТР Дәүләт Советының мәдәния, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев исә Татарстан Парламентының республикадан читтә гомер итүче милләттәшләребез мәнфәгатьләрен кайгыртып нинди гамәлләр кылуы һәм кабул иткән кануннары турында аңлатма бирәчәк, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов татар язучыларының милләткә керткән өлешен тәгаенләячәк, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев исә мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең тууына 110 ел тулу уңаеннан ил күләмендә балалар фестивале уздыру мәсьәләсен күтәрәчәк. Чыгышларда халкыбызның рухи мирасын саклауда республикадан читтәге тәҗрибә уртаклашу, тарих битләренә сәяхәт кылу күздә тотыла.

 

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары буенча комиссиясе киңәш-табыш итәчәк. Анда “III Бөтендөнья Россия ватандашлары конгрессы каралары нисбәтендә чит илләрдәге татар милли-мәдәни мохтариятләре алдына куелган бурычлар” темасына БТК БК рәисе Ринат Закиров доклад ясаячак. ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты, ТР ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы җитәкчелеге вәкилләре утырышта катнашып чыгыш ясаячак. Әлеге комиссия рәисе Ринат Абдуллин, Кырым Республикасы “Идел” дип аталган Идел буе татарлары ассоциациясе җитәкчесе Илмир Тимергалиев, Словакиядә рус теллеләр якташлыгы берләшмәсе рәисе Тәлгать Измайлов миграция сәясәте, татарлар проблемалары һ.б. мәсьәләләр хакында фикерләре белән уртаклашачак.

БТК БК бинасында барачак массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышында Башкарма комитетның матбугат үзәге җитәчесе Гөлназ Шәйхи комиссиянең ел дәвамында башкарган эшләренә йомгак ясаячак. Шулай ук матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары җитәкчелегендә җаваплы вазифалар башкарган затлар – “Азатлык” радиосыннан Римзил Вәлиев, “Татарстан – Яңа гасыр” радиосыннан Илнур Фәйзрахманов, “Ватаным Татарстан” газетасыннан Миңназыйм Сәфәров, “Яңарыш”тан (Удмуртия) Ирек Шәрипов, “Өмет”тән (Ульяновск) Исхак Халимов, “Матбугат.ру” электрон газетасыннан Данил Сәфәров һ.б. баш мөхәррирләр актуаль мәсьәләләр буенча фикерләре белән уртаклашыр дип күзаллана. Утырышка исә республикада татар телендә чыга торган массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары җитәкчеләре чакырылган.

 

“Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырылачак милли мәгариф һәм фән комиссиясе утырышында ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Фирая Шәйхиева, ТР Дәүләт Советының ТР законнары текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Роберт Миңнуллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

 

Россия Ислам университетында дини берләшмәләр эшен координацияләү комиссиясе рәисе Рафыйк Мөхәммәтшин хисап тотачак. Урыннарда дин эшләренә җитәчелек иткән Украинадан Канафия Хөснетдинов, Финляндиядән Окан Дәһер, Иваново шәһәреннән Фәрит Ляпин да фикерләре белән уртаклашыр дип көтелә, утырышка, шулай ук, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән дин әһелләре чакырулы.

 

Комиссияләр урыннарда резолюция кабул иткәч, бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә БТК БКның киңәйтелгән утырышында комиссия җитәкчеләре бүгенге утырышлар буенча хисап тота, резолюцияләр белән таныштыра һәм шушы 2 көнлек чараларга нәтиҗә ясала, уртак резолюция кабул ителә.

 

Соңыннан кунаклар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Дәрдемәнднең тууына 150 ел тулуга багышланган кичәне тамаша кыла. Искәртеп үтәбез: БТК БК чаралары эшендә Дәрдемәнднең, ягъни меценат Закир Рәмиев (1859-1921) нәсел дәвамчысы – Уфада яшәүче физик Шамил Рәмиев тә катнаша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100