Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БТК БКның халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары буенча комиссиясе утырышы булачак
«III Бөтендөнья Россия ватандашлары конгрессы карарлары нисбәтендә чит илләрдәге татар милли-мәдәни мохтариятләре алдына куелган бурычлар» темасы буенча төп доклад белән анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.Закиров чыгачак
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 12 декабрьгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) Татарстан буенча җирле бүлекләре һәм даими комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәләре уздырылачак. Алар ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Траих институты, Россия Ислам университеты, «Казан» милли мәдәният үзәге, БТК БК бинасында аерым-аерым оештырыла.
Аерым алганда, БТК БКның халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары буенча комиссиясе утырышы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында (Петербург ур., 12) булачак. Утырышта кунакларга башта Брюссельдә FISU комиссиясенә дип әзерләнгән Казанның Универсиада үткәрүгә омтылышы турындагы видеоролигы тәкъдим ителәчәк, аннан соң төп доклад һәм аерым чыгышлар тыңланачак, соңыннан комиссия утырышының резолюциясе кабул ителәчәк.
«III Бөтендөнья Россия ватандашлары конгрессы карарлары нисбәтендә чит илләрдәге татар милли-мәдәни мохтариятләре алдына куелган бурычлар» темасы буенча төп доклад белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгачак. Анда, шулай ук, ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы җитәкчелеге вәкилләре чыгышлары да булачак.
БТК БКның халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары буенча комиссиясе рәисе Ринат Абдуллин, Словакиядә рус теллеләр якташлыгы берләшмәсе рәисе Тәлгать Измайлов, Кырым Республикасы «Идел» Идел буе татарлары ассоциациясе җитәкчесе Илмир Тимергалиев та көн кадагындагы мәсьәләләр буенча фикерләрен әйтергә ниятли. Алардан тыш, Кытай, Литва, Украина, Кыргызстан һ.б. илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә комиссия утырышында катнаша, алар чыгыш ясамый калмый, дип белдерде бүген БТК БКның чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шушы комиссия утырышы сәркатибе Рөстәм Гайнетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән җавабында.
Искәртеп үтәбез: 11 һәм 12 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырыш уздырылачак, анда киләсе ел бурычлары билгеләнәчәк, югарыда әйтелгән чара исә шуның кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз