news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БТК БКның еллык киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы үткәреләчәк

Әлеге чара БТК БКның еллык эшчәнлегенә хисап ясала, киләсе елга эш юнәлеше билгеләнә, гомумән, фикерләшүләр дистәдән артык мәйданчыкта уздырыла

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 4-6 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының еллык киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы була.

Киңәйтелгән утырыш 4 декабрь сәгать көндезге 3тә БТК БКның 7 комиссиясе утырышлары белән башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Аерым алганда, дини берләшмәләрнең эшен координацияләү комиссиясе Россия ислам институтында, халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе ТР Дәүләт Советында, татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисади элемтәләрне үстерү комиссиясе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, милли мәгариф һәм фән комиссиясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, БТК БК каршындагы ММЧ комиссиясе "Казан" милли мәдәният үзәгендә (башта Татарстан халыклары дуслыгы йортында диелгән иде - ред.), татар этносы үсеше стратегиясе комиссиясе БТК бинасында үзенең утырышын уздыра.

5 декабрь сәгать 10да киңәйтелгән утырышта БТК БКның 2014 елда татар иҗтимагый берләшмәләре эшенә нәтиҗәләр чыгарыла һәм 2015 елга эш планы раслана.

Көндезге 3 нче яртыда исә “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы 4 мәйданчыкта эшен башлый.

“Татарстан” сәүдә йортларының, ТРның сәүдә-икътисади һәм даими вәкиллекләренең РФ төбәкләре, чит илләр белән хәзерге заман шартларында социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүдәге роле турында “Казан” милли мәдәният үзәгендә зур сөйләшү булыр дип көтелә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татар эшмәкәрләре һәм аларның аграр секторда чит илдән кертелә торган продукция урынына илебездә товар җитештерү, ягъни импортны алыштыру буенча ТР структуралары белән хезмәттәшлеге карала. Муниципаль берәмлекләрнең сәнәгать парклары һәм ТРның инвестицион сәясәтен киңәйтүдәге роле ТР Мәдәният министрлыгы бинасында булачак чарада бәяләнә, ТРда яңа IT-технологияләр һәм аларны РФ төбәкләренә гамәлгә кертү тәҗрибәсе IT-парк мәйданчыгында барлана.

“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы исә 6 декабрь көнне иртәнге 10да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.

Бу көнне көндезге 3 нче яртыда конгрессның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен дәүләт теркәве узу һәм татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлеге нигезләре мәсьәләләре буенча лекция-семинар уздыру күздә тотыла. Шулай ук татар милли-мәдәни оешмалар активына низагларсыз нәтиҗәле аралашу һәм ТР Мәдәният министрлыгы грантына конкурста катнашу буенча өйрәнчек семинарлар оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100