news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БТК БКның быел соңгы киңәйтелгән утырышы булды

Рәсми даирәләрдән кала, анда Россиянең 54 төбәгеннән 68 иҗтимагый оешма вәкиле, 12 чит илдән 16 вәкил катнашты

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда ике көн рәттән барган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү белән бәйле утырышларына бүген кич нокта куелды.

Утырышта Россия Дәүләт Думасы депутаты, Россия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советының мәдәния, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Фирая Шәйхиева, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Россиянең 54 төбәгеннән 68 иҗтимагый оешма вәкиле, 12 чит илдән 16 вәкил һ.б. катнашты.

 “Казан” милли мәдәният үзәгендә барган БТК БКның быелга соңгы киңәйтелгән утырышын ачып, Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров милләттәшләрне Россия Федерациясе Коституциясе көне белән котлады, дөньялыктан киткән Ханты-Манси округы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе эшмәкәр Фәнис Гатауллин хакында хәтер яңартып, бер минут тынлык игълан итте.

 

Ханты-Манси округы, Магнитогорск, Чиләбе һәм Самара өлкәләре татар иҗтимагый оешмаларында яңа җитәкчеләр сайланган, Хабаровск крае, Комсомольск-на-Амуре төбәге, Приморье крае татарлары исә Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы оештырган һәм Р.Закиров җитәкчеләре белән таныштырып, нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

 

Көн тәртибендә каралганча, башта БТК БК рәисе Ринат Закиров хисап чыгышы белән чыкты, эшчәнлектә кимчелекле якларга тукталды һәм киләсе елга ниятләнгән эш планы белән таныштырды.

 

 Көннең беренче яртысында аерым-аерым төрле урында уздырылган БТК БКның Татарстан буенча җирле бүлекләре һәм даими комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәләрендә кабул ителгән резолюцияләр игълан ителде, утырышта катнашучылар тәкъдимнәрен җиткерде.

 

Аерым алганда, урта мәктәп, башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары белән җәтәкчелек итүчеләрне, әйтик, директорлар, ректорлар, аларның урынбасарларын билгеләгәндә аларга карата татар һәм рус телләрен белү таләбен куярга; “Татар моңы” конкурсын 4 яшьтән алып 30 яшькәчә яшьләр арасында уздырырга; татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә Татарстан “йолдыз”ларыннан мәдәни десант төшерергә; төбәкләрдә зурлар өчен генә түгел, балалар Сабан туйларын да оештырырга; халык театрлары, “Тукай оныклары” шигырь фестивальләре уздырырга; Татарстанга хезмәт ресурслары җәлеп итәргә; мәктәпләрдә эксперимент рәвешендә дин мәдәниятләре нигезләре кертелә башлаганга күрә, православие дини оешмалары 35 югары уку йортында теология буенча үзләренә соңгы 10 елда дини кадрлар әзерләгәнен исәпкә алып, мәктәпләрдә эшләрлек мөселман өммәтеннән дини кадрлар әзерләү зарур; күренекле шәхесләр турында телевизион тапшырулар әзерләп ешрак күрсәтергә; Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына илдәге татар ветераннарын хөрмәтләү җаен табарга һәм Россия төбәкләрендә татарларның “Хәтер китабы”н булдыру өчен электрон белешмә базасы төзергә; төбәкләрдә үтә авыр хәлдә калган кайбер татар сугыш ветераннары, ятим балалар мөрәҗәгать итүен исәпкә алып, аларга ярдәм фонды оештыру кирәк, дигән тәкъдимнәр булды. Болардан тыш, педагоглар әзерли торган югары уку йортларына республикадан читтәге татар яшьләрен “нулевой”, ягъни әзерлек курсларына кабул итүне оештыру, ватандашларны илгә күчереп кайтару программасы буенча кайтканнарның гражданлык алу процедурасын җиңеләйтү кирәк кебек фикерләр әйтелде.

 

Р.Вәлиев исә чыгышында гамәлдәге Татарстан һәм Россия законнарына таянып эш итмәгәнгә, хокукларны белеп бетермәгәнгә милли эшләрдә югалтулар күп булды, дип белдерде һәм аеруча кайсы законның нинди маддәсенә игътибар бирергә, аларны яхшылап өйрәнергә һәм шуларга таянып эш йөртергә өндәде. Россия мономилли дәүләт түгел, төп законында күп милләтле дәүләт булуы әйтелгән, әмма “милли” сүзе милләт мәгънәсендә Россия законнарыннан чыгарыла бара, гомумән, “национальный” сүзенә рус телендәге башка – илкүләм мәгънәсе салынып кулланыла: әйтик, “национальный проект”, “национальная программа” һ.б., дип искәртте Татарстан Парламенты вәкиле. Чыгышының соңында ул киләсе елның 27 маенда Татарстан Республикасы оешуга 90 ел тула, аны бөтен татар төбәкләрендә дә зурлап билгеләп үткәрү кирәк, дип, резолюциягә кертүне сорады.

 

Резолюциядә төбәкләрдә татар мәктәпләрен саклаган хәлдә, шәхси татар гимназияләре төзергә; киләсе елга татар теле һәм әдәбияты укытучыларының V съездын уздырырга; “Татар цивилизациясе: кичә, бүген, иртәгә” темасына татар галимнәренең халыкара конференциясен һәм  IV Бөтендөнья татар яшьләре форумын үткәрергә; “Татар авылы” проектын (анда шәһәрдә яшәүче татар яшьләренең җәйге ялын оештыру турында сүз бара) кабул итәргә, 2010 елда барлык татар милли оешмаларына да татар халкының санын исәпкә алуны төп эш итеп билгеләргә һәм бу мәсьәләдә яңа ысуллар булдырырга; Бөтендөня татар конгрессы Башкарма комитетына  Бөтендөнья башкорт корылтае белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген дәвам иттерергә һәм уртак чаралар уздырырга һ.б. бурыч-максатлар теркәлде.

 

Киңәйтелгән утырышта мөфти Тәлгать Таҗетдин, ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик мониторинг үзәге җиткәчесе, тарих фәннәре докторы  Дамир Исхаков аерым сүз сорап алды, алар шактый ыгы-зыгы тудырды.

 

Утырышта, шулай ук, БТК БК составына керергә сорап гариза язган Россия төбәкләрендәге 13 оешманың үтенече канәгатьләндерелде.

 

Соңыннан исә милли эшләрдә активлык һәм зур тырышлык күрсәткән, уңышлы эшчәнлекләре белән аерылып торган затларга БТК БКның иң югары бүләге – “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале, тагын Рәхмәт хатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Мәдәният министрлыгының Мактау гармоталары тапшырылды.  

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100