Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
БТК БК республиканың ике дәүләт программасын гамәлгә ашыруда өлешен күрсәтте
Гомумән, татар конгрессының көндәлек эшчәнлеге дәүләт программасы үтәүгә юнәлдерелгән дип тә әйтергә була, дип саныйлар конгресста
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган атнада Татарстанның Мәдәният министрлыгында, Мәгариф һәм фән министрлыгында иҗтимагый шуралар республиканың милли сәясәткә караган һәм татар халкының милли үзенчәлеген саклауга юнәлтелгән дәүләт программаларының үтәлешен тикшерде, диелә бүген Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган хәбәрдә.
Аерым алганда, биредә сүз барган документларның берсе - “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы, аны гамәлгә ашыруга 2014 елга 60,9 млн. сум акча каралган булган; икенчесе – “ Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы, анысына былтыр 33,5 млн. сум бирелгән. БТК сайтында исә шушы программаларга кертелгән чаралар турында шәрехләмә бирелгән.
“Билгеле булганча, бу дәүләт программалары 2013 ел ахырында кабул ителгән иде, республика оешмалары бу юнәлештә бер ел эшләде һәм шушы эшләргә беренче нәтиҗәләр ясалды. Мәдәният министрлыгы бу программаларның дәүләт заказчысы һәм координаторы булып тора, Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны тормышка ашыру эшен идарә итү вазыйфасын башкара.
Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге дәүләт программаларын тормышка ашыручы оешма буларак, башкарган эшләр турында хисап тотты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин узган елда татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы кысаларында 41 чара үткәнен билгеләде. Шуларның 17се — турыдан-туры Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелде. Татар хатын-кызлары форумы, татар яшьләре форумы, татар дин әһелләре җыены — иң зур, төрле төбәкләрдән күп санлы делегатлар катнашында үткән иң беренче күзгә ташлана торган чаралар. Гомумән, татар конгрессының көндәлек эшчәнлеге дәүләт программасы үтәүгә юнәлдерелгән дип тә әйтергә була”, - диелгән әлеге язмада.
Искәртеп үтәбез: югарыда күрсәтелгән программаларның беренчесе 70 чара уздыруны күздә тотып төзелгән, икенчесе – 42не.
Ренат Вәлиуллинның чыгышы исә рус телендә урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз