news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БТК БК рәисе Ринат Закиров РФ Иҗтимагый бүләкләр милли комитетының югары бүләкләренә лаек булды

БТК БК рәисе Ринат Закиров РФ Иҗтимагый бүләкләр милли комитетының югары бүләкләренә лаек булды

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ). Мәскәүдә узган Россия ватандашлары халыкара советының 5 еллык юбилеенда дәрәҗәле кунак булып катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров РФ Иҗтимагый бүләкләр милли комитетының югары бүләкләренә лаек булды, дип хәбәр итә БТК БКның рәсми сайты.

Иҗтимагый бүләкләр милли комитеты президенты Виктор Шевченко Ринат Зиннур улы Закировны рус дөньясын берләштерүдәге зур казанышлары һәм шулай ук ватандашларның тарихи ватаннары белән элемтәләрен ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен мактау грамотасы һәм Ломоносов ордены белән бүләкләгән. «Тарихи Ватан белән элемтәләрне үстерүгә, Россиянең мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен пропагандалауга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм», - диелә Мәскәү мэры Юрий Лужковның аңа юллаган Рәхмәт хатында. Р.Закиров шулай ук Россия ватандашлары халыкара советының «Россия белән хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен» дигән мактау билгесе белән дә бүләкләнгән.

Шуны да искә төшереп үтик, 2004 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия ватандашлары халыкара советы әгъзасы булып тора һәм аның эшчәнлегендә актив катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot