Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
БТК БК каршындагы ММЧ комиссиясе милли матбугат чаралары проблемалары хакында фикер алышты
Анда дистәләгән журналист һәм баш мөхәррирләр катнашты
(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән, 18 ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы 600ләп кеше Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты утырышына җыелды, шуларның 400е – бизнес өлкәсе вәкиле. Аерым алганда, 4-6 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының еллык киңәйтелгән утырышы, шулай ук “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырыла.
Чараларның беренчесе бүген көндезге 3тә БТК БКның 7 комиссиясе утырышлары белән башланды. Төгәлрәге, дини берләшмәләрнең эшен координацияләү комиссиясе Россия ислам институтында, халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе ТР Дәүләт Советында, татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисади элемтәләрне үстерү комиссиясе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, милли мәгариф һәм фән комиссиясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, татар этносы үсеше стратегиясе комиссиясе БТК бинасында, БТК БК каршындагы ММЧ комиссиясе "Казан" милли мәдәният үзәгендә үзенең утырышын уздырды.
Соңгысында төрле төбәкләрдән килгән дистәләгән журналист һәм баш мөхәррир катнашты. Утырышны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов ачып җибәрде.
Анардан соң БТКның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әлеге идарәнең эшчәнлеге, киләсе елга булган планнар белән таныштырды.
Ел дәвамында БТК БК сайтында төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездән килеп ирешкән 3800 мәгълүмат урнаштырылган, дистәләгән радио- һәм телетапшырулар чыгарылган. ММЧ вәкилләре өчен семинарлар, конкурслар уздырылган.
Әлеге утырышта катнашкан "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина төрле төбәкләрдән килгән ММЧ вәкилләрен сәламләде. Ул каләм ияләре арасында уздырылган "Татар рухы һәм каләм", "Күптөсмерле Россия" конкурслары, "Татар халкының этник мозаикасы" фотоконкурсы хакында мәгълүмат бирде. Шулай ук, Татарстанда 124 газета һәм 30 дан артык журнал чыгуы, аларның һәркайсының электрон вариантын булдыруы хакында да сүз алып барды.
Нурия Беломоина хәбәр иткәнчә, иртәгә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Этник журналистика кагыйдәләре" темасына семинар уздырылачак. Аны Мәскәүдән килгән белгеч алып бара. Комиссия утырышында катнашучылар әлеге семинарга чакыру алды.
"Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев татар матбугаты, аның киләчәге хакында фикерләре белән уртаклашты. "Безнең матбугатыбыз искиткеч күптөрле һәм бу бик куәтле система булып тора. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә басмалар төрле статуста, төрле телдә чыга, шулай да, алар татар аудиториясе өчен хезмәт итә, алар милләтебезне саклау, милли үзаңны үстерү өстендә эш алып бара", - диде Римзил Вәлиев чыгышында.
Ул шулай ук газет-журналларга язылучыларны саклап калу, укучылар санын арттыру өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. "Әгәр дә безнең милләтебез, чыннан да, бар икән, - ул татар басмаларын укырга, татар тапшыруларын карарга тиеш. Без көндәшлектән чигенсәк, - милләтебезне югалтачакбыз. Татар татар белән татарча сөйләшсә, татарча чыккан басмаларны укып, татарча тапшыруларны караса, - милләтебез дә югалмаячак", - дигән фикердә Римзил Вәлиев.
"Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, ММЧ яшәсен өчен, укучылар белән эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Комиссия утырышында матбугат чараларын федераль каталогка кертеп, аңарга бөтен Россия буйлап яздырып булуы хакында да сүз кузгатылды.
“Безнең гәҗит” хосусый басмасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов ММЧны үстерү һәм саклап калу өчен, беренче чиратта, бер-береңә ярдәмләшеп эшләргә кирәклегенә басым ясады. "Мин татар журналистикасы начар дип әйтмәс идем. Бер урында таптанмау мөһим, укучыларны кызыксындыру чараларын булдырырга кирәк", - диде Илфат Фәйзрахманов. Ул почта бәяләре, киосклар белән эшләүгә кагылышлы катлаулы мәсьәләләрне күтәрде һәм зур ММЧ холдинглары белән бергә бердәм эшләргә кирәклеген искәртте.
Башкортстанның "Кызыл таң" газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та газета-журналларга язылу белән бәйле мәсьәләләргә кагылды. "Яңа елдан " Кызыл таң" газетасына язылу 1311 сум торачак, шуларның 70 проценты почта хезмәтенә китә. Уфаның "Нур" театрында өченче ел инде якташлар очрашулары була. Без аны "Кызыл таң"ның моңлы кичләре" дип атап йөртәбез һәм артистлар белән бергә концертлар куябыз. Чарага эләгү өчен билет алырга түгел, ә “Кызыл таң” га язылу квитанциясен күрсәтергә кирәк. Шундый юл белән тираж җыябыз", - дип тәҗрибә уртаклаша Фаил Фәтхетдинов. Ул киосклар белән эшләү, газетаның электрон вариантын булдыру, интернет радио һәм телевидение өлкәсендә ирешкән уңышлары хакында шәрехләде.
Ульяновск өлкәсеннән килгән "Өмет" газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов хәбәр иткәнчә, 25 ел дәвамында чыгып килгән бу басма өлкәдә 6 мең тираж белән тарала. Ул да әлеге газета эшчәнлеге белән таныштырды һәм өлкә хакимиятенең басмага зур ярдәм күрсәтен әйтеп узды.
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова телеканалның эшчәнлеге белән таныштырды. Яңа сезонда "Яңа гасыр" каналында 7 проект ачылган. Аларның күпчеле тамашачыларны татарча сөйләргә өйрәтү, татар теленә тартуга багышланган. Миләүшә Айтуганова. "Триколор ТВ" спутник каналы бәяләрне арттыру сәбәпле, "Яңа гасыр" каналын Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә карау проблемалары чыгарга мөмкинлеге хакында борчу белдерде. Телевидение аудиториясе "өлкәню", яшьләрнең интернетка күчү мәсьәләсе күтәрелде. Яшь аудиторияне җәлеп итү өчен яшьләргә яңа интернет-канал ачу идеясе барлыгы хакында да хәбәр ителде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров "Яңа гасыр" телеканалы эшчәнлеген югары бәяләде һәм телеканалдагы үзгәрешләрдән Татарстаннан читтә яшәүче татарларның да канәгать булуын белдерде. “Һәрбер ММЧ, нинди генә форматта булмасын, алар барысы да халкыбызга хезмәт итә һәм анда эшләүчеләр җаваплылыкны тоеп эшли", - диде Ринат Закиров.
"Шәһри Казан" газетасы журналисты Илфак Шиһапов газета кызыклы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында фикерләре белән бүлеште. "Без еш кына сүз иреге юк дибез, ә бит сүз иреге безнең үзебездә юк, чөнки без үзебезнең шәүләбездән үзебез куркабыз. Басма аудитория кызыклы булсын өчен, беренчесе - халыкка якын телдә язарга, икенчесе - халыкка якын мәсьәләләрне күтәрергә кирәк”, - диде ул.
Язучы Ркаил Зәйдулла исә бу фикер белән тулысынча килешеп бетмәвен әйтте. "Халыкка якын булам дип, сөйләм телендә язарга кирәкми, ә әдәби телне сакларга һәм татар телендә яза белә торган журналистларны әзерләргә кирәк" , - дигән фикердә ул.
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесенең радио буенча урынбасары Илнур Фәйзрахманов радиога кагылган мәсьәләләрне күтәрде. "Без, тыңлаучыларыбызны арттыру өчен, көн дәвамында кыска һәм файдалы тапшыруларны, ә кичке вакытта исә бер сәгатьлек тапшырулар эшләүне гадәткә кертеп җибәрдек. Алар тыңлаучыларны кызыксындыра торган юридик сорауларга, дини мәсьәләләргә һ.б. кагылган. Хәзерге базар шартларында югалып калмас өчен, без киләчәгебезне интернет белән бәйләргә тиеш. Интернетта безне тыңлаучылар көннән-көн арта", - диде ул үзенең чыгышында.
Марий Эль Республикасының Бәрәңге районында нәшер ителә торган "Безнең тормыш" газетасы мөхәррире Равил Хөсәенов бу төбәктә татарча матбугат чыгару икътисадка бәйле булуын, атнага бер тапкыр гына ике битле татар газетасы чыгуы хакында сөйләде һәм дәүләттән татар телендә басма чыгаруга ярдәм булмавын белдерде.
"Матбугат. ру" сайты мөхәррире Данил Сәфәров татар интернеты һәм социаль челтәрләр аша аудиторияне җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.
Комиссия утырышы ахырында резолюция проекты кабул ителде. Ул исә, шулай ук башка комиссияләрнең резолюцияләре проектлары кебек, иртәгә 11дә "Казан" милли мәдәният үзәгендә БТК БКның киңәйтелгән утырышында кабул итүгә тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз