news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БТК БК барлык татар халкы исеменнән кайгы уртаклаша

Шул хакта Польша Республикасы Татар милли берлеге президентына мөрәҗәгать бар

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Бүген 10.56 сәгатьтә Смоленскига килә торган Польша Президенты самолеты һәлакәткә очрап, “ТУ-154”тә булган барлык 96 кеше, шул исәптән Польша делегациясенә кергән 88 кеше, һәлак булуы сәбәпле, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Польша Республикасы Татар милли берлеге президенты Ежи Шахуневичка мөрәҗәгать итә.

“Президент Лех Качиньский җитәкчелегендәге Польша Республикасы хөкүмәте делегациясенең һәм озатып баручы затларның 10 апрельда Смоленск өлкәсендә фаҗигале рәвештә һәлак булуы сәбәпле, Польша Республикасы җитәкчелегенә һәм халкына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм барлык татар халкының авыр кайгыларын уртаклашулары турында хәбәр җиткерүегезне үтенәбез”, - диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.

Һәлакәт Президент Лех Качиньский, аның җәмәгате һәм Польша делегациясендәге рәсми затлар, ветераннар, Катыньдагы фаҗигале вакыйгаларның 70 еллыгы уңаеннан, хәтер яңарту чарасына килүләре вакытында булган.


news_right_1
news_right_2
news_bot