news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БТИҮ Корылтае: Фәүзия Бәйрәмова, Гөлфәния Җәләлова, Илдус Садыйк һәм башкаларның чыгышлары

Илдус Садыйк бөек татар шәхесләренә һәйкәлләр ачу мәсьәләсенең 25 ел буе хәл ителмәвен дә билгеләп үтте.

БТИҮ Корылтае: Фәүзия Бәйрәмова, Гөлфәния Җәләлова, Илдус Садыйк һәм башкаларның чыгышлары
Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген БТИҮның XII Корылтаенда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең иң өлкән активистларының берсе Илдус Садыйк оешма, предприятие атамаларында «Татарстан» сүзенең юкка чыгарылуына борчылу белдерде. Мисал итеп ул «Татфлот», «Татфондбанк» кебек атамаларны билгеләп үтте. Ул проблемаларның сәбәбен Россия Конституциясенең сакламавында күрә.

Илдус Садыйк бөек татар шәхесләренә һәйкәлләр ачу мәсьәләсенең 25 ел буе хәл ителмәвен дә билгеләп үтте. Активист татар тарихчыларын куркаклыкта, дөреслекне әйтүдән куркуда гаепләде. Илдус Садыйкның чыгышы тәмамланмаса да, регламентны бозуда гаепләп, аны туктаттылар. «Гафу итегез, туган, вакытың чыкты, рәхмәт», - диде алып баручы Абдуллаҗан Җәлалов.

Гөлфания Җәлалова: Милли мәгариф аяныч хәлдә

Гөлфәния Җәлалова, уз чыгышында, Корылтайны оештыру бик авыр булганын билгеләп үтте. Ул мәгариф системасын бик аяныч хәлдә дип санавын әйтте. Сүзен Россия Империясе чорыннан башлап, татар шәхесләренең кайсы елларда ничек корбан булганнарын билгеләп үтте. Ниндидер яхшы үзгәрешләр Хрущев заманында гына барлыкка килде, диде ул. 1955 елда гына югары уку йортларында татар телендә имтихан бирергә рөхсәт ителгәнен, үзенең шушы форсаттан файдаланган студентларның берсе булуын билгеләп үтте.

Гөлфания Җәлалова үзгәртеп кору елларында татар мәктәпләрен ачуда үзенең дә катнашуын, аерым алганда 20нче татар гимназиясен булдыруда актив катнашуын әйтте. Ул татар мәктәпләренә иске биналар бирелүен җиткерде. Бу чыгыш ясаучы да регламентка сыеша алмады. Гөлфания Җәлалова тәкъдим әйтер өчен өстәмә вакыт сорады: «Әтисе, йөткерә башлаганчы гына сөйлим», диде ул утырышны алып баручы Абдуллаҗан Җәлаловка һәм сүзен дәвам итте. Ул «нинди генә мәктәп ачылса да, ул татар мәктәбе булып ачылырга тиеш» дигән тәкъдимен белдерде. Ул чыгышын алга таба да дәвам иткән иде, Җәлалов «Анасы!» дип, аны регламентны сакларга чакырды.

Радик Зиннанов: “Безнең рухи байлыклар да югала бара”

«Татарда толерантлык» темасына чыгыш ясаучы Радик Зиннанов татарның «Сабыр төбе сары алтын дигән мәкальнең дөрес түгеллеген белдерде. «Без 464 еллык сабырлык төбендә сары алтын күрәбезме?» - дип сорады ул залдан. Залдагылар сары алтын күрмәвен белдерделәр. Ул Жириновскийның «Казан симерде», дигән сүзләрен искә төшерде. «Нәрсәгәдер ирешәбез генә дигәч, Рәсәй артын борып куя», - диде ул. «Артын бора» гыйбарәсе урынына сөйләм телдәге фразеологик әйтелмә кулланганлыктан, залда җанлылык башланды. «Без эшләргә яратабыз, шуңа күрә безне сыер итеп савалар, ат итеп җигәләр. Ә без булдырабыз, булдырабыз, ашарга яратучыларны туйдырабыз», - диде ул.

Матди байлыклар безнең кулда түгел, безнең рухи байлыклар да югала бара, ди Радик Зиннуров. Залдагылар чыгышның озакка сузылуын искәрткәч, ул Камал театры актерларының рус акценты белән сөйләшүен, сәхнә артында сөйләшүләрнең русча булуын әйтеп үтте. «Татар гимназиясенә кереп карасаң, эче татарча түгел»,- диде ул.

2200 урамның 400е генә татар атамалы, бу 18 процент ди чыгыш ясаучы. «Безнең 700 урамга татар атамасы бирәсе бар, биреп булырмы туганнар?»- дип сорады ул. Алга таба Казан түрәләренең күңелендә нинди хисләр булуы турында сөйли башлагач, аны алып баручы да туктатырга тырышып карады. «Тәнкыйтьли башлагач, туктатасыз» - дип үпкәсен белдерде ун минутлык регламентны егерме минутка җиткергән чыгыш ясаучы. Залдагыларның чыгыш ясаучыны алкышлар белән дә тәмамлатырга тырышуы барып чыкмады - ул планлаштырган докладын укып бетерде.

Фәүзия Бәйрәмова: “Җитәкчеләребезне яклыйк!”

Фәүзия Бәйрәмовага сүз бирүне зал алкышлар белән каршылады. Ул милли хәрәкәт үлем хәлендә түгел, аягында басып тора диде. Бәйрәмова милли хәрәкәт исеменнән сүз әйтүче бердәнбер оешма дип БТИҮне атады. Шуның өчен Сезгә рәхмәт, сез тезләнмәдегез, аякта басып калдыгыз, диде Фәүзия Бәйрәмова. «БТИҮ белдерүләрен дөнья татар сүзе итеп кабул итә. Эшләмисез дип бер-беребезне таламыйк, ул милләтнең йөзен саклап калды», - диде ул.

Ул Татарстанның икътисади уңышларына сөенүен белдерде. «Әмма милли мәгариф юкка чыкты. Каян башладык, шунда килеп җиттек - Казанда бер мәктәп иде, хәзер дә бер мәктәп, 2нче гимназия», - ди Фәүзия Бәйрәмова. Ул республикада мөселманнарны җәберлиләр дип, шуңа борчылуын белдерде. Әмма ул Татарстан җитәкчеләрен якларга чакырды. «Җитәкчеләребезне сүгә-сүгә булса да, яклыйк, республикаларны берләштерү сәясәтенә каршы торыйк», - диде ул. Ул милли хәрәкәттәгеләрнең өлкәнәюен әйтеп, яшьләрне милли хәрәкәттә актив булырга, Татарстан Конституциясе өчен көрәшергә чакырды.
Зал Фәүзия Бәйрәмованың чыгышын озаклап алкышлады.

Индус Таһиров: “Татарны саклап калсак, дәүләтебезне дә саклап калырбыз”

Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров сүзен Фәүзия Бәйрәмова, Нәҗибә Сафина кебек хатын-кызларны данлаудан башлады. Татарны саклап калсак, дәүләтебезне дә саклап калырбыз, диде ул.

Ул татар гаиләсе ни хәлдә, нинди телдә сөйләшә, нинди дин тота дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул традицион булмаган юнәлешләрдәге диннәрнең керүен, моның куркыныч булуын әйтте. Җомга вәгазьләрен татарча үткәрүне таләп иткән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны мактап телгә алды.
Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәне кабат төзү өчен көрәшүне ул көнүзәк мәсьәләләрнең берсе дип санавын җиткерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100