news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БТИҮ Корылтае делегатлары намазга бүленде

Намазны делегатлар "Сәфәр" кунакханә комплексының беренче катындагы конференц-залында кыла.

БТИҮ Корылтае делегатлары намазга бүленде
Рамиль Гали

 (Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Бөтентатар иҗтимагый үзәге бүген Казанда XII корылтаен уздыра. Хәзерге вакытта делегатлар, чыгышларын туктатып, күмәк намазга бүленүне сорадылар. 30лап делегат намазны "Сәфәр" кунакханә комплексының беренче катындагы конференц-залында кыла.

Чыгышлар намаздан соң дәвам итәчәк. Корылтай үз эшен 19 сәгатькә кадәр дәвам итәр дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot