Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
БТИҮ корылтае: делегатлар тәкъдимнәр җиткерә
Делегатларның тәкъдимнәре: мәчетләр татар телен сакларга, язучылар тел өчен көрәшергә тиеш, татарга хосусый балалар бакчалары кирәк.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Казанның «Сәфәр» кунакханәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII Корылтае төшке аштан соң эшен дәвам итте.
«Татар теленең хәле һәм нишләргә» дигән доклад белән чыккан милли хәрәкәт активисты Рафаэль Мөхәммәтдинов «хәлләр билгеле инде, сөйлисе юк», дип сүзен башлады. Ул Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенә телне кулланылышка кертүне таләп итүне дәвам кирәк дип санавын әйтте. Шушы максаттан татар телле хосусый балалар бакчаларын булдыру идеясен күтәреп чыкты. «Буржуазия катнашмаса, зыялылар гына берни дә эшли алмый» - диде Рафаэль Мөхәммәтдинов. Ул интернетта көчәергә өндәде.
Шагыйрә Нәҗибә Сафина: «Җиңелеп барган чакта бару авыр. Шуңа күрә мин Фәрит Зәкиевнең эшенә уңай бәя бирәм”, - диде. Шагыйрә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Корылтаена депутатлар, язучылар килмәгәнгә гаҗәпләнүен белдерде. «Бу залга язучылар сугышып керергә тиешләр иде. Мин аларның позицияләрен аңламыйм. Алар тел өчен көрәшмәсәләр, аларның язмаларын кем укыр икән», - дип белдерде Нәҗибә Сафина.

Мәскәүнең «Ватан» оешмасы җитәкчесе Мөхәммәт Миначев мәгариф системасын Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте карамагына тапшыру тәкъдиме белән чыкты. Революциягә кадәр милли мәгариф муллалар кулында булган бит, диде ул.
«Безнең гәҗит» газетасы баш редакторы Илфат Фәйзрахманов диннең «ишан хәзрәтләр» кулына калуына борчылуын белдерде. Аның әйтүенчә, мәчет татар телен саклау юнәлешендә эшләми. «Без бетәбез дип сөйләргә генә түгел, аны чишү юлларын да билгеләргә кирәк», - диде ул.
Чувашиядән чуваш мәдәният оешмасы җитәкчесе Иванов Ильяның татарча башланган чыгышын алкышлар белән каршы алдылар. «Сездә булган хәлләрне күзәтеп барабыз, безгә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт», - диде ул. Илья Иванов чувашларның хәле авыррак дип бәяләде - татарларны дин берләштереп тора, дип саный ул.
Чаллыдан Тәлгать Әхмәдишин Казанда ачылган татар мәктәпләренең кире рус теленә укытуга күчүен, шул сәбәпле татар телендә сөйләшүчеләрне яшьләрнең азаюын әйтте. «БДИ кергәнче үк рус теленә укытуга күчерә башладылар», - дип саный Әхмәдишин. «Гаиләдә генә телне сакларга кирәк диләр, гаилә генә берничек тә телне саклый алмый. Милли мәгариф булмаса, милли үзаң була алмый», - диде ул.
Чаллыдан Зиннур Әһлиуллин төрки халыкларны татарчага өйрәтергә өндәп, казах, үзбәк, төрекләрне татарчага өйрәткән дәреслекләр әзерләргә өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз