news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Брюссельдә Татарстан вәкиллеге ачылырга мөмкин

ТР белән Бельгия арасында системалы эшне җайга салу өчен, Бельгия Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа шундый тәкъдим белән чыкты

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Бельгия Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Министр сүзләренә караганда, Татарстан әлеге Ауропа иле белән химия, нефть химиясе, машина төзелеше, шул исәптән, авиа-вертолет төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә өметләнә. Илче Ги Труверуа Татарстанга сәфәрнең максатын ике арада ныклы хезмәттәшлекне җәелдерү нияте белән бәйләп аңлатты. “Татарстан белән Бельгия арасында ни өчен тыгыз хезмәттәшлек юк? Без шуны ачыкларга телибез. Бельгия кечкенә ил булса да, ул үсеше буенча дөньяда 12 урында бара. Биредә тулай эчке продуктның 70 проценты тышкы сәүдәдән алына”, -дип белдерде ул. Бүгенге көндә Россиядә 250 Бельгия компаниясе эшли. Илче сүзләренә караганда, Корольлек хезмәттәшлекне тагын да җәелдерергә ниятли. Татарстан аларның игътибарын Россиянең югары үсештәге төбәкләренең берсе буларак җәлеп иткән. Татарстан белән Бельгия арасында системалы эшне җайга салу өчен, Ги Труверуа Брюссельдә Татарстан вәкиллеген ачарга тәкъдим итте.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган бүгенге очрашуда кунакларга Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция мөмкинлекләре тәкъдим ителде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Шулай ук ике арада товар әйләнеше күләме хакында мәгълүмат бирелгән. Аннан аңлашылганча, 2008 ел йомгаклары буенча, ТР белән Бельгия Корольлеге арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме иң югары күрсәткечкә җитеп, 466 млн. доллар чигеп узып киткән. Шул сәбәпле, Бельгия Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 12 нче урынга күтәрелгән. Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләренә караганда, ике арада тышкы сәүдә әйләнеше күләме 129,9 млн. доллар тәшкил итә. Бу, узган елның шул чорына караганда, 2,2 тапкырга азрак.

Бельгия Корольлеге белән “Татнефть”, “Казан органик синтез”, “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ, “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ДУП, “АК Барс” банкы аеруча актив хезмәттәшлек итә.

Очрашуда икътисадның аеруча перспектив юнәлешләре булган машина төзелеше, фармацевтика, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә уртак предприятиеләр төзү тәкъдиме дә яңгырады. Соңрак Татарстан белән Бельгия предпритяиеләренең адреслы очрашулары узды.

Бүген “Шаляпин” кунакханәсендә Бельгиянең бизнес-миссиясе, “Алабуга”МИЗ, “Идея” технопаркы, 2013 елгы Казан Универсиадасы тәкъдим ителә. Иртәгә бизнес-структураларның максатчан очрашулары узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100