news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брюссельдә Татар мәдәнияте көннәре узды

Чарада Бельгия, Нидерланд, Германиядә яшәүче татарлар катнашты.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Брюссельдә Татар мәдәнияте көннәре узды. Чарада Бельгия, Нидерланд, Германиядә яшәүче татарлар катнашты, дип хәбәр итә «Бельгия татарлары» ассоциациясе.

Чарада катнашучылар татар халкының милли киемнәре турында фикер алышты.

Презентация форматында калфакның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Әлеге темага Кельн шәһәреннән Флүзә Ишметьева лекция укыды.

Нидерландтан Ләйсән Гафурова киемнәрдәге чигелгән бизәкләр белән таныштырып үтте.

Күргәзмәләр залында фольклор костюмнар, авыл һәм шәһәр татарлары киемнәре һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителде.

Әлеге чараны «Бельгия татарлары» ассоциациясе Россиянең фән һәм мәдәният үзәге һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot