news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Брюссельдә Рудольф Нуриев хакында фильм күрсәтеләчәк

Тамашачыларга "Иреккә сикерү" биографик кинотасмасы тәкъдим ителә.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген, ягъни 15 ноябрь көнне, Брюссельдә танылган биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган "Иреккә сикерү" ( "Прыжок в свободу") фильмы күрсәтеләчәк. Билгеле булганча, танылган биюче 1961 елда СССРдан качып китә. Бу гамәлен ул Париждагы гастрольләреннән соң кыла, ягъни аэропортта койма аша сикереп чыгып, шунда кала һәм Мәскәүгә әйләнеп кайтмый.

Рудольф Хәмит улы Нуриев (1938-1993) - танылган татар биючесе Аның дөньяга килүе дә гади генә булмый: ул Иркутск тирәсенә поезда туа. Соңрак бию белән шөгыльләнә башлый һәм гомеренең соңгы көннәрнә кадәр бу сәнгатькә тугры кала.

1961 елда Рудольф Нуриев Франциягә гастрольләргә бара, шунда калып, Европада искиткеч карьера ясауга ирешә.
Бу хакта "Татарлар хакында Бөтендөнья яңалыклары" сайты хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100