news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Брюссельдә “Аулак өй” бәйрәме булып узды

"Аулак өй"гә Бельгия, Германия һәм Нидерландта гомер итүче милләттәшләребез килгән.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Бельгия, Германия һәм Нидерландта гомер итүче милләттәшләребез өчен Брюссель шәһәрендә “Аулак өй” бәйрәме булып узды. Бу хакта “Сөембикә” журналы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чарага бу илләрдә яшәүче җирле халыклар да чакырылган. Россия фән һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре фольклор экспозиясен төзү – авылда яшәүче татарларның көнкүрешен күрсәтү, милли ризыклар белән чәй эчү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырганнар.

“Кичәне “Бельгия татарлары” ассоциациясе оештырды. Татар авылындагы кич утыру күренешен, булдыра алганча, җанландырып күрсәтәсебез килде безнең. Кайсыбызның өендә милли бизәкле нәрсә саклана – барысын да эшкә җиктек. Аулак өйгә килүчеләрнең һәммәсе үзе белән кул эшләрен дә алган иде: "хобби"ларының тарихын сөйләделәр, бу осталыкка кемнән өйрәнеп калуларын искә төшерделәр. Гөлчәхрә Тимашева, мәсәлән, ефәк тукымада тамбур чигүе белән шөгыльләнә икән. (“Мин дә чигәргә яратам”, – дигән сүзне бик күпләр әйтте! Бер-берсе белән бик теләп чигү үрнәкләре белән дә алыштылар. Сәйлән белән чигүчеләр дә байтак булып чыкты.)”, - дип җиткерә милләтешебез Лилия Вәлиева.

Нидерландтан килгән Ләйсән Гафурова күннән аяк киеме тегү буенча аерым мастер-класс үткәрде. Аның үзенең кечкенә генә станогы бар.
Льежда яшәүче Аделина Ситдыйкова әнисе Зәйнәп ханым булышлыгы белән тәлинкәләр бизәү технологиясен өйрәнгән. “Тиздән без тәлинкәләрне татар милли бизәкләре белән бизи башлыйбыз”, – диделәр алар.

Флюза Ишметова “Аулак өй”гә Германиянең Кельн шәһәреннән гаиләсе белән килде. Аның кулында бәйләү энәләре биеп кенә тора! Өстәвенә ул әле борынгы мөнәҗәтләр әйтү остасы да булып чыкты. Мөнәҗәтләр әйтергә инде үзенең сигез яшьлек кечкенә кызы Амалияне дә өйрәткән.

Бельгия татарлары да “Аулак өй”гә ныклап әзерләнделәр: халык җырлары, бәетләр өйрәнделәр. Элеккеге кич утыруларда, кул эшләре эшләгән арада, кызлар гел җырлаганнар бит. Эшләп арыгач, уйнап та алганнар. Бу кичне без дә, алар кебек, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау” кебек уеннарны уйнадык. Әмма иң ошаганы “Наза” уены булды бугай!

Элеккеге “Аулак өй”ләрдә гел утырмага килгән кунак кызлар да катнашкан бит. Алар аулак өйләрнең яме булган. Безнең дә кунак кызыбыз бар иде! Ул – язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, “Бәллүр каләм” бүләге иясе Гөлсинә Галимуллина. Бельгия татарлары аны китаплары аша белә. Узган ел җәй бездә аның белән очрашулар да булып узган иде.

Гөлсинә ханым кичәгә килүчеләргә элеккеге аулак өйләр турында, яшьләргә бу кич утыруларның никадәр әһәмиятле булуы хакында сөйләде. Аулак өйләрнең юлдашы саналган җыр-моңнарыбызны, уеннарыбызны искә төшерде. “Бельгия татарлары” ассоциациясенә бүләк итеп ул Татарстаннан, Саба районыннан йон эрли торган чын каба алып килгән иде! Йонны бик нечкә итеп эрләп тә күрсәтте Гөлсинә ханым. Нәкъ аныңча эшләп карарга тырышсак та, нәтиҗәләр генә төрлебезнеке төрлечә килеп чыкты, дип җиткерә Лилия Вәлиева.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100