news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брянск өлкәсендә тепловозга БПЛА һөҗүмендә өч кеше һәлак булган

Брянск өлкәсендә Украина кораллы көчләре пилотсыз очкыч белән тепловозга һөҗүм иткән. Өч кеше һәлак булган, дип яза ТАСС Россия тимер юллары хәбәренә сылтама белән.

«Бүген Брянск өлкәсендәге Унеча станциясендә БПЛА тепловозга һөҗүм итә. Машинист Евгений Кожанов, машинист ярдәмчесе Вячеслав Харитончик, вагоннарны карап-ремонтлаучы Даниил Харитончик һәлак була», - дип хәбәр итәләр Россия тимер юллары матбугат хезмәтендә.

Һәлак булучыларның гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерәләр холдингта.

news_right_1
news_right_2
news_bot