news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Брянск өлкәсе губернаторы: Татарстан - авыл хуҗалыгы тармагында алдынгылар арасында

«Хуҗаларның дөрес эше нәтиҗәсендә уңыш була», - диде ул Чистайда Сабантуй бәйрәмендә.

Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагын югары бәяләде.

 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Татарстан - авыл хуҗалыгы җитештерү тармагындагы лидерларның берсе. Авыл хуҗалыгында өч мөһим өлеш бар: беренчесе - орлык һәм ашлама, икенчесе - үсемлеклекләрне саклау чаралары, өченчесе - хуҗалар. Хуҗаларның дөрес эше нәтиҗәсендә уңыш була», - диде ул Чистайда Сабантуй бәйрәмендә.

Губернатор авыл хезмәтчәннәренең эшен ассызыклады. «Аларның кулларыннан икмәк исе килә», - диде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Брянск губернаторы белән хезмәттәшлек турында килешүләрен әйтте.

"Татарстан аграрийлары ел саен яхшы нәтиҗәгә ирешә. Брянск өлкәсенә баргач, аларның уңышларына шаккаттым, хәтта көнләшү дә булды. Җир сыйфаты бик яхшы булмаса да, алар зур нәтиҗәгә ирешә. Без үзара ярдәм итү турында килештек», - ди ул.

Марат Хөснуллин Чистайга кайткан саен уңай үзгәрешләрне күзәтүен әйтте.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100