Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Брянск мәктәбендә атыш вакытында зыян күргән ике баланы Мәскәүгә алып киләләр
Брянск гимназиясендә ату вакытында зыян күргән ике баланы Мәскәүгә алып киләләр. Бу хакта ТАСС Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Авыр хәлдә зыян күрүчеләрне дәвалану өчен федераль үзәккә эвакуациялиләр. Аларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар клиник хастаханәсе һәм сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль Катастрофалар медицинасы үзәгенең санавиация һәм Ашыгыч медицина ярдәме үзәге белгечләренең җыелма медбригадасы озата бара.
Тагын өч зыян күрүче Брянск медицина учреждениеләрендә кала.
«Медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, зыян күрүчеләргә һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәмне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәге һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология фәнни – тикшеренү үзәге белгечләре күрсәтә», – дип билгеләп үтте үзенең Telegram-каналында Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига Брянск мәктәпләренең берсендә булган. Сигезенче сыйныф укучысы мәктәпкә корал белән килә һәм берничә тапкыр атып җибәрә. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак була, дүртесе зыян күрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз